Бүген, Раҗәб аеның 14нче көнендә (15нче февральдә), нәзарәткә Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күрешергә Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов килде. Мөхтәрәм җитәкче белән мөфти хәзрәт үзара хезмәттәшлек алып бару хакында планнар билгеләде. Илдус Зарипов хезмәттәшлеккә ачык булуын, кирәк вакытта ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Мөфти хәзрәт тә уртак планнарны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Очрашу истәлеге итеп мөфти аңа “Хозур” нәшриятында чыккан басмалар бүләк итте.
Мөфти Лаеш районы башлыгы белән очрашты
15 февраль 2022 ел 17:17

Соңгы яңалыклар

Мөфти Камил хәзрәт Яшел үзән районы Осиново авылындагы “Рух” мәчетенең эскиз проекты белән танышты
17 апрель 2025 ел 14:16

Мөфти «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын Оештыру комитеты утырышында катнашты
17 апрель 2025 ел 12:20

Баулы мөхтәсибәтендә Казыйлар шурасының күчмә утырышы һәм халык белән очрашу узды
16 апрель 2025 ел 13:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы