Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән аның 85 яшьлек юбилее уңаеннан очрашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы юбилярны туган көне белән котлады һәм Татарстан мөфтияте эшчәнлеген тормышка ашыруда ярдәм иткән, Россиядә ислам үсеше һәм Татарстанда диннәр арасындагы татулыкны булдырудагы тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде. Дини һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга, Болгар ислам академиясен булдыруга, борынгы Болгар шәһәрен торгызуга, ТР мөселманнары Диния нәзарәтен оештыруга керткән өлеше өчен, мөфти Минтимер Шәрип улына ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң югары бүләген — I дәрәҗә Мәрҗани орденын тапшырды.
Мөфти ТР Дәүләт Киңәшчесенә I дәрәҗә Мәрҗани орденын тапшырды
20 гыйнвар 2022 ел 12:37

Соңгы яңалыклар

«Зәкят» хәйрия фонды 300 дән артык гаиләгә 10 тоннадан артык гошер таратты
29 сентябрь 2023 ел 16:05

Мөфти – архитекторларга: “Җәмигъ мәчеттә иң мөһиме – мөселманнар өчен уңайлык һәм татар үзенчәлеге чагылышы”
29 сентябрь 2023 ел 15:29
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы