9 ноябрьдә Норлат мөхтәсибәте башлангычы белән Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында Covid-19га каршы прививка ясау бүлмәсе ачылды. Район үзәк хастаханәсе табибы һәм шәфкать туташы биредә барлык теләүчеләрне өчен атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 09.00-12.00 сәгатьләрдә кабул итә. Мөхтәсибәт вәкилләре, Норлат халкын чакырып, социаль челтәрләр аша хәбәр бирде. Дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңайлыклар тудырылган: иркен көтеп тору бүлмәсе, машина кую урыны бар. Прививка ясату шәригать таләпләрен үтәп башкарыла. Бүгенге көнгә Мөселман мәгариф үзәгенә килеп 51 кеше прививка ясатырга өлгерде.
Норлат мөхтәсибәте прививка ясау бүлмәсен ачты
12 ноябрь 2021 ел 16:37

Соңгы яңалыклар

Мөфти – архитекторларга: “Җәмигъ мәчеттә иң мөһиме – мөселманнар өчен уңайлык һәм татар үзенчәлеге чагылышы”
29 сентябрь 2023 ел 15:29

Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча чит ил катнашучылары булган Россиякүләм олимпиадага нәтиҗәләр ясалды
28 сентябрь 2023 ел 17:34
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы