Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 22нче көнендә (28нче октябрьдә), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Босния һәм Герцеговина дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Желько Самарджия белән белән очрашты. Үзенең беренче тапкыр Казанга сәфәрендә кунак нәзарәт белән танышуга зур игътибар бирде. Мөфти кунакның вакыт табып, Татарстан мөселманнарына булган игътибары өчен рәхмәтләрен җиткерде, быелның апрель аенда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Сараеводагы Гази Хөсрев-бега мәчетендә булу хатирәләре белән бүлеште. Очрашуның төп темасы милләтләр һәм диннәр арасында диалог алып бару тәҗрибәсе буенча фикер алышудан гыйбарәт булды. Илче бу юнәлештә Татарстан Республикасы белән охшашлыклар күп булуын җиткерде, аеруча тарихи биналарга кызыксынуын белдерде. Камил хәзрәт кунакны Татарстанның милли һәм дини составы, биредә Идел буенда яшәүче халыкларның мөселман динен үз ирекләре белән кабул итүләре, тынычлык һәм үзара татулык саклауның әһәмияте, нәзарәтнең планнары белән таныштырды. Очрашу үзара бүләкләү алмашу белән тәмамланды.
Мөфти Босния һәм Герцеговина илчесе белән очрашты
28 октябрь 2021 ел 13:27

Соңгы яңалыклар

Диния Нәзарәтенең 14 мөгаллиме Катарда гарәп теле курслары үтте һәм сертификатлар алды
06 август 2025 ел 09:52

Махсус хәрби операция зонасына Казанның Ал таң мәчете һәм Ометьево бистәсе мөселманнарыннан гуманитар йөк тапшырылды
05 август 2025 ел 15:29

“Зәкят” фондының яшь тәрбияләнүчеләре теплоходта җәйге алты көнлек палаткалы сменага китте
04 август 2025 ел 13:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы