Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге шәригать белгечләре 2021 елның беренче яртыеллыгында 5 000 сорауга җавап бирде. Мөрәҗәгатьләр Россиянең төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкорстан республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәүдән, Кабарда-Балкариядән, Төмәннән һ.б. төбәкләрдән, шулай ук Кыргызстаннан килде. Call-үзәк операторлары халыктан татар, рус, гарәп, төрек һ.б. телләрдә кергән мөрәҗәгатьләргә җавап бирде. Әйтергә кирәк, быел сорауларга телефон аша телдән генә түгел, башка элемтә ысуллары белән дә җавап бирелде. Мисал өчен, белгечләр 2000-гә якын шалтырату кабул итсә, SMS-хәбәрләр, ватсап һәм электрон почта аша да язмача 3 000 аңлатма бирде. Үзәккә мөрәҗәгать итүчеләрне күбесенчә намаз, ураза, зәкят, хаҗ, иман мәсьәләләре, ислам финанслары, төрле финанс продуктлары, челтәрле маркетинг, иминиятләштерү, бизнес алып бару, килешүләр төзү, никах, талак буенча сораулар кызыксындырды.
Татарстан мөфтиятенең «Даруль-ифта» сall-үзәге ил күләмендә шалтыратулар эшкәртү буенча бушлай федераль номерлы беренче мөселман үзәге булып тора. Белгечләр бер айга уртача 830 шалтыратуга җавап бирергә өлгерә, бу исә бер көнгә 37 ләп мөрәҗәгатьне карау дигән сүз. Телефоннан консультация бирү якынча 2-3 минутны тәшкил итә.
«Даруль-ифта» – шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирү өчен Татарстан мөфтияте тарафыннан махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк. Теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин.
«Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге 2021 елның алты ае эчендә халыктан 5000 мөрәҗәгать кабул итте
02 июль 2021 ел 09:14

Соңгы яңалыклар

“Әтил елгасында мөселманнар корылтае”: Россиякүләм җыен Исламны кабул итүнең 1100 еллыгын ачып җибәрде
05 гыйнвар 2022 ел 14:44

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы рәсми рәвештә Болгардагы Россиякүләм мөселман җыены белән башланып китә
02 гыйнвар 2022 ел 13:26

2021 елда Татарстан Диния нәзарәте 160 авыру бала һәм олыларны дәвалау өчен акча түләде
02 гыйнвар 2022 ел 12:49

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Нәзарәт ниләр башкарды?
02 гыйнвар 2022 ел 11:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы