ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтендә Татарстан моргларында мәетне Ислам кануннарына туры китереп, дөрес итеп юуны тәртипкә салу мәсьәләсе карала. Бүген бу уңайдан Нәзарәтнең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы башлыгы Марат Тимерҗанов белән очрашты. Очрашуда сүз моргларда мәетләрне дөрес итеп юу, мәчетләр һәм морглар хезмәткәрләре өчен махсус курслар оештыру турында барды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылучы бу курсларда Республика суд-медицина экспертизасы бюросы базасында моргларда хезмәт куючы санитарлар һәм мәхәлләләрдә мәетне юучы ир-атлар һәм хатын-кызлар, ритуаль хезмәтләр бирүче фирмалар эшчеләре, мәчет хезмәткәрләре чакырылачак. Моннан тыш, очрашуда алар өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангыч медицина белеме бирүче курслар оештыру мөмкинлеге дә каралды.
Нәзарәттә Татарстан моргларында мәетне Ислам кануннарына туры китереп юу мәсьәләсе карала
25 май 2021 ел 12:15

Соңгы яңалыклар

“ДУМ РТ Хаҗ” 2025нче ел хаҗ сәфәренә гаризалар кабул итә башлады һәм декабрь ае тәмамланганчы отышлы бәяләр игълан итте
17 декабрь 2024 ел 09:24

Апанай мәчетенең Коръән буенча онлайн-курсларын тәмамлаган 400 укучыга сертификатлар тапшырылды
16 декабрь 2024 ел 12:44
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы