Пенза өлкәсендә яшәүче татарларга “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы таратыла башлады. Әлеге китаплар ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Пенза өлкәсенә махсус рейс белән 2 мең данәдә юлланган иде. Мәгънәви тәрҗемәләр беренче булып Пенза өлкәсенең татар Милли-мәдәни мохтарияте активистларына һәм мохтарият китапханәсенә тапшырылды. Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемә басмасы белән Городищинский, Кузнецкий, Неверкинский, Шамышевский, Пенза, Каменский, Пачелмский, Белинский, Лопатинский районнарында һәм Пенза шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезне, мәчет, мәктәп, китапханәләр, шулай ук җирле колонияләрне тәэмин итү ниятләнә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: гомуми авырлыгы 3,5 тонна булган китапларны Казаннан Пензага илтеп җиткерү һәм алга таба тарату эше татар меценатлары һәм җәмәгатьчелек ярдәме белән башкарыла. Бигрәк тә Рәшит Алюшев һәм Хәмзә Мамадалиев нык булышлык күрсәтә, алар милләттәшләребезгә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән китаплар тапшыра.
Бүгенге көндә Пенза өлкәсендә 100 меңнән артык татар яши, 48 татар авылы бар. Күпчелек мәчетләр шушы авылларда урнашкан: алар 90 га якын мәхәллә исәпләнә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пенза өлкәсендәге милләттәшләребезгә китаплар таратуда ярдәм күрсәткән ватандашларыбызга рәхмәт белдерә.
“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” яңартылган басмасы 2020 елда Татарстан мөфтие, шәех Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча, Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә түләүсез тарату өчен, махсус тираж белән чыгарылган иде. Китап Камил хәзрәтнең милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү кирәклеге турындагы мөрәҗәгатеннән башлана.
Пензада “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”нең 2 мең басмасын таратуга татар меценатлары һәм активистлары кушылды
10 февраль 2021 ел 09:25

Соңгы яңалыклар

Игътибар! Алтын һәм көмеш бәясендә сикерешләр зәкят һәм фитыр нисабы күләмен үзгәртә
15 апрель 2022 ел 17:05
Казанда журналистлар өчен ифтар узды һәм “Туган батыр” проекты тәкъдим ителде
15 апрель 2022 ел 10:41

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан епархиясе качакларга ярдәм күрсәтте
14 апрель 2022 ел 15:23

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Нурлатта ир балалар өчен хәйрия ифтары оештырды
14 апрель 2022 ел 10:41
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы