Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның аеның 8-нче көнендә (21-нче гыйнварда), Нәзарәттә Аксакаллар шурасы утырышы үтте. Һава шартларын исәпкә алып һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгыртып, җыелыш беренче тапкыр Zoom платформасы аша уздырылды. Чара гадәттәгечә Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин башкаруында Коръән уку белән башланып китте. Аннары Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ил-көнгә иминлек, бәрәкәт сорап дога кылды. Көн тәртибе буенча Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов барлык катнашучыларны Аксакаллар шурасының 2020 ел нәтиҗәләре белән таныштырды, төп юнәлешләрнең берсе – туган телне саклау һәм үстерүне быел да дәвам итү буенча тәкъдимнәре белән бүлеште. Алга таба видеоконференция форматында Мөслим, Арча, Алабуга, Буа районы аксакалларының эш тәҗрибәсе тыңланды. Аерым алганда, сүз татар галимнәренең хезмәтләрен өйрәнү, истәлекле урыннар, каберлекләр, чишмәләрне төзекләндерү, сәүдә үзәкләрендә, хастаханәләрдә намаз уку бүлмәләрен булдыру, республикада туристик юнәлешләр оештыру өстендә эшләү хакында барды. Тәкъдимнәр буларак, аксакаллар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең статусын күтәрү, дини хезмәтләрне, аерым алганда Шәйхелислам Хәмиди, Шаһи Әхмәт, Нурулла Гариф, Марсель Әхмәтҗанов һ.б. галимнәрнең хезмәтләрен бастыру кирәклеге әйтелде. Чара дога кылу белән тәмамланды.
Аксакаллар шурасының чираттагы утырышы үтте
21 гыйнвар 2021 ел 13:22

Соңгы яңалыклар

Мөфти Камил хәзрәт ТР Рәисенең Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов белән очрашуында катнашты
14 гыйнвар 2025 ел 12:19

Мәрҗанинең туган көне уңаеннан, аның кабере янына килеп, җәмәгать белән дога кылырга чакырабыз
14 гыйнвар 2025 ел 12:12

2024 елда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 48,6 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте
14 гыйнвар 2025 ел 09:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы