Кичә Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары Бөгелмә шәһәренең 3-нче тикшерү изоляторында булып кайтты. Очрашу барышында Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов төзәтү учреждениесе китапханәсенә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын тапшырды. Шулай ук 2021 ел өчен мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәрне күрсәтеп Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан чыгарылган стена календаре, намазлыклар, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ислам в 75 уроках” дип исемләнгән китабы тапшырылды. Аннары имамнар намаз уку бүлмәсен карады. Гыйбадәт кылу бүлмәсе гаепләнүчеләргә һәм тоткыннарга дини бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. Дин әһелләре барлык шартлар тудырылган ана һәм бала бүлмәсен карады, яңа туган балага исем кушу йоласын үткәрде. Очрашу ахырында имамнар төзәтү учреждениесенең камерасында булды һәм тоткыннар белән аралашты.
Бөгелмә имамнары 3-нче тикшерү изоляторында булды
16 декабрь 2020 ел 14:37

Соңгы яңалыклар

Тукай мөхтәсибәтендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды
05 май 2025 ел 16:26

“Халисә” VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенә 75 катнашучы гариза тапшырды. Төп бүләк – гомрәгә юллама!
05 май 2025 ел 13:55

Мәктәпнең 30 еллыгына “Госмания” – иман һәм белем чишмәсе” китабы басылып чыкты
02 май 2025 ел 14:58
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы