Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 7-нче көнендә (28-нче июльдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды күп балалы гаиләләр өчен ял итү чарасы оештырды. Әлеге вакыйганы балалар да, аларның әти-әниләре дә күптән көтеп алган иде, чөнки пандемия аркасында алар күп вакытларын өйдә үткәрергә мәҗбүр булды, әти-әниләренең дә ял итү чараларын оештырырга вакытлары һәм матди-финанс мөмкинләре булмады. Әлеге чараны “Зәкят” фонды Казансу елгасы яр буенда үткәрергә карар кылды. Беренче чиратта мастер-класс һәм табигать кочагында ашау-эчү, су коену максат итеп куелган иде. Аллаһының рәхмәте белән балаларның күңелен күрергә теләп, Руслан Апаров исемле кардәшебез балаларны катерда түләүсез йөртергә ниятен белдерде. Төрле яшьтәге егермеләп бала чиратлашып көймәгә утырдылар һәм Казансуны берничә тапкыр әйләнеп чыктылар. Катерның хуҗасы иң әүвәл аларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды һәм жилетлар кидерде. Шулай итеп, көн дәвамында берничә рейс ясаган арада, балалар мастер-класста катнаштылар, агачтан төрле кул эшләнмәләре ясадылар. Төшке аш вакыты җиткәч, табигать кочагында туклану оештырылды. Бала-чага «Софра-кебаб» кафесыннан бүләккә пицца, шулай ук исемен күрсәтергә теләмәгән хәйрияче җибәргән җиләк-җимешләр белән сыйландые. “Зәкят” фонды хезмәткәрләре әлеге акциягә “Саф һава” дип исем бирде һәм алар аны даими рәвештә үткәрергә кирәклеккә басым ясап таралыштылар.
“Зәкят” фонды күп балалы гаиләләрне табигать кочагында ял иттерде
28 июль 2020 ел 15:31
Соңгы яңалыклар

Мөфти Камил хәзрәт ТР Рәисенең Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов белән очрашуында катнашты
14 гыйнвар 2025 ел 12:19

Мәрҗанинең туган көне уңаеннан, аның кабере янына килеп, җәмәгать белән дога кылырга чакырабыз
14 гыйнвар 2025 ел 12:12

2024 елда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 48,6 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте
14 гыйнвар 2025 ел 09:11

Мөфти РФ прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты
13 гыйнвар 2025 ел 15:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы