Рәҗәб аеның 10-нчы көнендә (5-нче мартта) “Туфан” мәчетендә Чаллы мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы җыелышы булып үтте. Ул сәгать унда дога кылып башланды һәм Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның аксакаллар эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклавы белән дәвам итте. Үзенең чыгышында ул мәчет картларын активлаштырырга һәм мәхәлләләрдә күркәм тәртип урнаштыру буенча күмәк эш алып барырга кирәклеген әйтеп үтте. Соңрак мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин җыелган халыкны узган елда эшләнгән эшләре белән таныштырып үтте. Җыелыш азагында 2020-нче елга эш планы кабул ителде һәм аларны башкарып чыгу буенча фикер алышынды.
Чаллыда Аксакаллар шурасы җыелышы узды
10 март 2020 ел 09:30

Соңгы яңалыклар

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы – хәзер Коръән уку өчен tanzil.net сайтында
12 февраль 2024 ел 09:54

Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча IV Олимпиада үткәреләчәк
12 февраль 2024 ел 09:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы