Рәҗәб аеның 10-нчы көнендә (5-нче мартта) “Туфан” мәчетендә Чаллы мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы җыелышы булып үтте. Ул сәгать унда дога кылып башланды һәм Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның аксакаллар эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклавы белән дәвам итте. Үзенең чыгышында ул мәчет картларын активлаштырырга һәм мәхәлләләрдә күркәм тәртип урнаштыру буенча күмәк эш алып барырга кирәклеген әйтеп үтте. Соңрак мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин җыелган халыкны узган елда эшләнгән эшләре белән таныштырып үтте. Җыелыш азагында 2020-нче елга эш планы кабул ителде һәм аларны башкарып чыгу буенча фикер алышынды.
Чаллыда Аксакаллар шурасы җыелышы узды
10 март 2020 ел 09:30

Соңгы яңалыклар

Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән Татарстан солдатларына ярдәм җибәрү өчен 6 млн сумнан артык акча җыелды!
31 октябрь 2022 ел 10:00

Нәзарәт ислам финанслары буенча белгеч Алхазур Тазбаев белән очрашуга чакыра
28 октябрь 2022 ел 10:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы