Бүген, Рәҗәб аеның 11-нче көнендә (6-нчы мартта), Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә “Коръән бәйгеләрен үткәрүдә гомуми критерийлар булдыру” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге чарада Татарстан мәчетләрендә Коръән бәйгеләрен оештыручылар, аларда жюри әгъзалары булып катнашучылар, хафизлар катнашты. Җыелышны әлеге үзәкнең директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов алып барды. Ул, беренче чиратта, түгәрәк өстәл утырышын төп максатын билгеләп узды: “Коръән уку бәйгеләрен үткәрү үрнәген булдырырга кирәк. Бәйгеләрне үткәргәндә аеруча бер әйбергә игътибар итәргә тиешбез: жюри нәрсәләргә карап бәя бирергә тиеш, ягъни катнашучыларга карата нинди таләпләр куела? Конкурс нигезләмәсен дөрес рәвештә төзү шулай ук мөһим. Катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бәя бирү, жюри өчен бәяләү бланкларын төзү кирәк. Утырыш нәтиҗәләре буенча бер кулланма эшләргә ниятлибез”. Алга таба катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлекнең баш белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин сәламләде һәм Татарстан мөфтиятенең Коръән өйрәнү өлкәсендәге казанышлары белән таныштырып үтте. Илнур хәзрәт үз чыгышында Коръән бәйгеләрендә жюри әгъзаларының катнашучыларның әзерлек дәрәҗәләрен билгеләү критерийлары буенча чыгыш ясады. Ул шулай ук балл кую тәртипләре белән таныштырды һәм төрле яшьтәге катнашучылар өчен жюри составын билгеләү, яшь төркемнәренә карап Кәлам Шәрифтәге җүзләр күләмен билгеләү һ.б. мәсьәләләргә тукталды.
Коръән бәйгеләрен үткәрүдә гомуми критерийлар булдыру буенча түгәрәк өстәл утырышы узды
06 март 2020 ел 17:01

Соңгы яңалыклар

Астанада тантаналы рәвештә Россиянең – “Хозур ТВ” һәм Казахстанның “Мунара ТВ” мөселман телеканаллары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
17 сентябрь 2025 ел 11:31

Нәзарәт җитәкчелеге Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездында катнаша
17 сентябрь 2025 ел 08:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы