Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 20-нче көнендә (14-нче февральдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Голәмәләр шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә мөһим, көнүзәк мәсьәлә буларак, Рамазан аена әзерлек мәсьәләләре каралды. Шура әгъзалары Рамазан ае өчен намаз уку һәм авыз ачу календарьларен һәм буклетларын тарату, ураза тотуга һәм тәравих намазларын укуга кагылышлы белешмәлекләрне әзерләү мәсьәләләрен карады. Шулай ук, Рамазан аеның көннең иң озын вакытларына туры килүен исәпкә алып, халыкка ураза тотуның фазыйләтләрен аңлатып “Хозур” телевидениесе аша тапшырулар әзерләү кирәклеге ассызыкланды. Моннан тыш, гыйбадәт кылу һәм хәләл мәсьәләләренә караган сораулар буенча Голәмәләр шурасының эшче төркемен булдыру тәкъдиме ясалды. Шураның җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев “BestWay” компаниясенең мөселманнарны алдап, Диния нәзарәте исеменнән чыгып төрле ялган һәм шикле ислам финанс хезмәтләрен тәкъдим итүләре хакында бәян итте. Голамәләр дин кардәшләрне игътибарлы булырга чакырды.
Нәзарәттә Голәмәләр шурасы утырышы үтте
14 февраль 2020 ел 18:24
Соңгы яңалыклар
Алабуганың “Әҗмәл” мәчетендә “Татар халкында дин һәм гореф-гадәт” дигән семинар узды
16 декабрь 2021 ел 14:49
РИИда ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы уза
16 декабрь 2021 ел 12:15
Татарстан мөфтие киңәшчесе Нәзарәт катнашында төзекләндерелгән Сүрия мәктәбендә булды
15 декабрь 2021 ел 14:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




























