Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 20-нче көнендә (14-нче февральдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Голәмәләр шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә мөһим, көнүзәк мәсьәлә буларак, Рамазан аена әзерлек мәсьәләләре каралды. Шура әгъзалары Рамазан ае өчен намаз уку һәм авыз ачу календарьларен һәм буклетларын тарату, ураза тотуга һәм тәравих намазларын укуга кагылышлы белешмәлекләрне әзерләү мәсьәләләрен карады. Шулай ук, Рамазан аеның көннең иң озын вакытларына туры килүен исәпкә алып, халыкка ураза тотуның фазыйләтләрен аңлатып “Хозур” телевидениесе аша тапшырулар әзерләү кирәклеге ассызыкланды. Моннан тыш, гыйбадәт кылу һәм хәләл мәсьәләләренә караган сораулар буенча Голәмәләр шурасының эшче төркемен булдыру тәкъдиме ясалды. Шураның җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев “BestWay” компаниясенең мөселманнарны алдап, Диния нәзарәте исеменнән чыгып төрле ялган һәм шикле ислам финанс хезмәтләрен тәкъдим итүләре хакында бәян итте. Голамәләр дин кардәшләрне игътибарлы булырга чакырды.
Нәзарәттә Голәмәләр шурасы утырышы үтте
14 февраль 2020 ел 18:24
Соңгы яңалыклар
igelek.tatar сайты аша Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә өлеш кертергә була
11 октябрь 2022 ел 09:41
Әгерҗе һәм Кама Тамагы мөхтәсибәтләре мобилизацияләнгән солдатларга хәләл ризык җибәрү өчен акча күчерде
11 октябрь 2022 ел 08:53
Казанда Тукай урамында урнашкан “Хәләл Бәхетле” кибете “Хәләл” комитеты күзәтүеннән чыкты
10 октябрь 2022 ел 13:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




























