Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 8-нче көнендә, Нурлат мөхтәсибәтендә яшь мөселманнар арасында мини-футбол турниры узды. Анда Нурлат шәһәреннән, Киекле һәм Кизләү авылларыннан килгән 3 җыелма команда катнашты. Әлеге турнирда көзге каникуллар вакытында рухи-әхлакый курсларга йөрүче 25 бала көч сынышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, абсолют җиңүче дип Нурлат җыелма командасы танылды. Турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Шулай ук иң яхшы уенчылар да билгеләп үтелде.
Нурлат мөхтәсибәтендә яшь мөселманнар арасында мини-футбол турниры узды
05 ноябрь 2019 ел 16:26

Соңгы яңалыклар

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә шәкертләр бал аерту тәҗрибәсе белән бүлеште
28 август 2024 ел 16:46

Нәзарәт һәм РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстандагы бүлеге хезмәттәшлек турында килешүне имзалады
27 август 2024 ел 18:36
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы