Бүген Россия ислам институтында Ислам мәгарифе советының эшче төркем утырышы уза. Киңәшмә эшендә советның рәисе, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, фәлсәфә фәннәр докторы, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Али-Вячеслав Полосин, Россия ислам институтының укыту эшләре буенча проректоры Марат Гыйльманов, Болгар ислам академиясе проректоры Алексей Петров, Дагыстан ислам университеты ректоры Йосыф Абдусалимов, Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәтенең Россия ислам университеты ректоры Артур Сөләйманов һәм башкалар катнаша. Очрашу барышында Россиядә ислам мәгарифе системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышалар. Аерым алганда, сүз мөселман белем бирү стандартларын иҗтимагый аккредитацияләү, студентларга патриотик тәрбия бирү, студентларны мөселман уку йортларына укырга максатчан җыю мөмкинлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр турында барды.
РИИда Россия ислам мәгарифе советы утырышы уза
18 июнь 2019 ел 14:48
Соңгы яңалыклар

Бүген - Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбенә катнашу өчен гариза бирүнең соңгы көне!
09 гыйнвар 2023 ел 12:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы