Бүген, Рамазан аеның 12 нче көнендә, Арча мөхтәсибәте "Татлы ифтар" акциясен үткәрде. Җомга намазыннан соң мөхтәсибәт вәкилләре районның яшьләр, спорт оешмалары белән бергәлектә Арчаның Җиңү паркында кич белән авыз ачу өчен су һәм хөрмә җимеше өләштеләр. Шулай ук Диния нәзарәтенең Рамазан аена багышлап чыгарылган буклеты таратылды. Әлеге акция барышында сиксәннән артык кеше Рамазан ае уңаеннан күчтәнәчләр алды.
Арчада "Татлы ифтар" акциясе үтте
17 май 2019 ел 15:28

Соңгы яңалыклар

Мөфти: “Владимир өлкәсе Мәгариф министрлыгының мәктәпләрдә яулыкны тыю турындагы боерыгы РФ Конституциясенә каршы килә”
28 октябрь 2024 ел 14:12

Ак Барс Банкы хәләл иминиятләштерү буенча махсус сораштыруда катнашырга чакыра
28 октябрь 2024 ел 13:43

Казанда мәдрәсә шәкертләре арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
28 октябрь 2024 ел 11:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы