Бүген, Рамазан аеның 12 нче көнендә, Арча мөхтәсибәте "Татлы ифтар" акциясен үткәрде. Җомга намазыннан соң мөхтәсибәт вәкилләре районның яшьләр, спорт оешмалары белән бергәлектә Арчаның Җиңү паркында кич белән авыз ачу өчен су һәм хөрмә җимеше өләштеләр. Шулай ук Диния нәзарәтенең Рамазан аена багышлап чыгарылган буклеты таратылды. Әлеге акция барышында сиксәннән артык кеше Рамазан ае уңаеннан күчтәнәчләр алды.
Арчада "Татлы ифтар" акциясе үтте
17 май 2019 ел 15:28
Соңгы яңалыклар
Казанда журналистлар өчен ифтар узды һәм “Туган батыр” проекты тәкъдим ителде
15 апрель 2022 ел 10:41
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан епархиясе качакларга ярдәм күрсәтте
14 апрель 2022 ел 15:23
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Нурлатта ир балалар өчен хәйрия ифтары оештырды
14 апрель 2022 ел 10:41
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





