Бүген, Изге Рамазан ае башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан марафоны-2019да катнашты һәм 42,2 км араны йөгереп узды. Финишта Татарстан мөфтиен җанатарлар -  мөселман яшьләре һәм Казан имамнары каршы алды. Марафон башкаланың Үзәк стадионында башланды һәм төгәлләнде.
Чарада йөгерешчеләр арасында профессиональ спортчылар белән беррәттән, һәвәскәрләр дә бар иде.

 
                                            















