Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы әгъзалары карары белән академиянең ректоры булып Данияр Габдрахманов сайланды. Ректорга фәнни һәм белем бирү эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итү йөкләнә. Әлеге бурычлардан тыш, Габдрахманов академиянең финанс һәм халыкара, административ-хуҗалык эшчәнлеген алып барачак, шулай ук аның үсеш стратегиясе һәм программасы өчен җавап бирәчәк. Утырыш академияне гамәлгә куючы өч оешманың вәкилләре – Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары – Рушан хәзрәт Аббясов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.
Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышы узды
06 март 2019 ел 17:24
Соңгы яңалыклар
Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 150дән артык кеше килде
04 октябрь 2025 ел 13:52
Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды
03 октябрь 2025 ел 19:37
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


