Кышкы каникул көннәрендә Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башлана. Мисал өчен, оештыручылар республикабызның 16 мәчетендә кызлар һәм малайлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләделәр, ул үз эченә мастер-класслар, викториналар, шахмат буенча турнирлар, конкурслар, Коръән буенча дәресләр, Кәлам Шәриф уку һәм ятлау буенча ярышлар, тимераякта, чаңгыда шууны ала.
№  | Дата  | Место  | Мероприятие  | Контакты  | 
1  | 03.01- 08.01  | Казан шәһәренең "Гаилә" мәчете  | иртәнге 08:00дән 14:00 сәгатькә кадәр 7-12 яшьлек балалар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары үткәреләчәк  | |
2  | Кышкы каникул көннәрендә  | Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете  | мәктәп яшендәге ятим балалар өчен балалар ялы - иртәнге 09:00дән 16:00 сәгатькә кадәр  | |
3  | Вакыты билгеләнә, күрсәтелгән номер буенча ачыкларга  | Казан шәһәренең "Рәмис" мәчете  | шахмат буенча турнир | Белешмәләр өчен телефон: +7 (937) 529-06-40 | 
4  | 26.12 – 08.01  | Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчете  | мәктәп яшендәге малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү лагере. Иртәнге 09:00дән 17:00 сәгатькә кадәр  | |
5  | 02.01 – 09.01  | Балык бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы  | мәктәп балалары өчен кышкы курслар узачак  | |
6  | 24.12 – 31.12  | Менделеевск, шәһәрнең үзәк мәчете  | атналык курслар  | |
7  | Кышкы каникул көннәрендә  | Кайбыч районы Колаңгы авылы (Минбаян мәчете)  | мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшләячәк  | |
8  | 27.12 – 31.12  | Сарман районының Үзәк мәчете  | малайлар һәм кызлар өчен тематик курслар, шулай ук тимераякта, чаңгыда шуу, кул эшләре буенча дәресләр үткәреләчәк  | |
9  | 01.01 – 06.01  | Җәлил һәм Иске Әхмәт авылы  | мәктәп балалары өчен ял  | |
10  | 02.01 башлап  | Яшел үзән, Җәмигъ мәчет  | балалар өчен рухи-әхлакый чаралар оештырылачак  | |
11  | 02.01 – 06.01  | Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчете  | "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен башлап җибәрә. Мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар чакырыла.  | Белешмә өчен телефон: 4-16-98.  | 
12  | 01.01. – 06.01  | Чаллы, «Ихлас» мәчете (Сидоровка)  | Малайлар өчен "Иман байлыгы" дип исемләнгән курслар оештырылачак. Иртәнге 09:00дән 14:00 сәгатькә кадәр балалар өчен кызыклы күңел ачу, белем бирү программасы оештырыла, ул үз эченә мастер-класслар, Коръән дәресләрен ала.  | Белешмәләр өчен телефон: +7 (917) 923-60-72.  | 
13  | 2 гыйнварда  | "Җәмигъ" мәчете (Чаллы шәһәре)  | иртәнге 09:00дә 1-5 нче сыйныф балалары өчен күңел ачу программасы оештырыла, конкурслар, викториналар һәм уеннар үткәреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә  | Белешмәләр өчен телефон: +7 (953) 496-11-04  | 
14  | 27.12 – 03.01  | «Әбузәр» мәчете (Чаллы шәһәре)  | малайлар өчен Коръәнне ятлау буенча курслар үткәреләчәк  | |
15  | 3 гыйнварда  | «Ак мәчет» (Чаллы шәһәре)  | Иртәнге 08:00дә балалар өчен Коръән уку һәм ятлау буенча конкурс үткәреләчәк. Остазлар Коръән ятлауны һәм укуны, шулай ук 29нчы һәм 30 нчы җүз буенча тәҗвидне белүне тикшерәчәкләр  | Белешмәләр өчен телефон: +7 (986) 719-74-06; +7 (960) 084-94-75.  | 

                                            


