Бүген, 7 ноябрьдә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәктә 2018 елга нәтиҗә ясадылар. Чара башында сәламләү сүзе белән “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул үзәкнең чараларын оештыруда актив ярдәм иткән барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук ул шатлыклы хәбәр белән уртаклашты: Үзәк янәдән РФ Президенты грантын алды, димәк, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фондының Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан 2017 елның ноябрендә оешты, аның максаты – “үзенчәлекле” балалар һәм аларның әти-әниләре физик һәм психик сәламәтлеген күтәрү, социальләшүен тәэмин итү. Әлеге бурычларны хәл итүне үз эченә алган проект Татарстан Республикасы өчен уникаль булып тора. Үзәкнең эшчәнлегенә булган югары ихтыяҗ турында бирегә йөрүчеләр санының уңай динамикасы сөйли. Проект тормышка ашырыла башлаганнан бүгенге көнгәчә Үзәктә 130 кеше: 65 “үсешләрендә үзенчәлекләр булган” балалар һәм яшьләр, 65 әни бушлай ярдәм алды.
“Зәкят” хәйрия фондының “үзенчәлекле” балалар үзәгендә нәтиҗәләр ясадылар
07 ноябрь 2018 ел 17:02
Соңгы яңалыклар
Бер тәүлек эчендә Нәзарәтнең рус телендәге онлайн-мәдрәсесенә 2000 “шәкерт” укырга керде
26 гыйнвар 2023 ел 11:07
Апас мөхтәсибәте татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча дини җыен үткәрде
26 гыйнвар 2023 ел 09:36
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты “Кыйсасүл-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы" китабын чыгарды
25 гыйнвар 2023 ел 12:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы










