Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү" Комплексы эшчәнлеге белән танышты. Башкаланың Борхан Шаһиди урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан Комплекс "Тернәкләндерү һәм адаптация" Үзәге тарафыннан ачылды.
"Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү" Комплексында хәерче һәм йортсыз-җирсез калган кешеләр өчен бушлай кайнар аш белән туклану һәм кием-салып белән тәэмин итү, шулай ук кундыру һәм юыну шартлары тудырылган. Моннан тыш, мохтаҗларга телефон элемтәсеннән файдалану, эшкә урнаштыру, югалган документларны торгызуда ярдәм итү, юридик консультацияләр, медицина һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Ярдәм аз керемле гаиләләргә, наркомания һәм алкоголизм чирләреннән интегүчеләргә дә күрсәтелә.
Комплексның эшчәнлегенә үз өлешен ТР мөселманнарының Диния нәзарәте дә кертә. Мисал өчен, Мөфтият аны мәчетләрдән кием-салымнар җыеп һәм корбанлык итләре белән тәэмин итәчәк. Проект хәерче, сукбай һәм эшсез кешеләр арасында җинаятьчелек күренешләрен булдырмау өстендә эшләү максатыннан тормышка ашырылган.
Татарстан мөфтие Казанның "Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү" Комплексы эшчәнлеге белән танышты
06 август 2018 ел 15:29

Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең яшь кызлар һәм егетләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курсларына язылу башланды
01 сентябрь 2025 ел 14:36

Белем көне: “Мөхәммәдия”гә көндезге бүлеккә кабул ителгән 100 шәкерткә студент кенәгәләре тапшырылды
01 сентябрь 2025 ел 13:03
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы