Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фондының 4 яшьлек Кенар Абилгасановка тиз арада ярдәм итү өндәмәсен күпләгән битараф булмаган кешеләр кабул итеп алды. Дәвалану өчен 300 000 сум таләп ителә. Малай – Әзербайҗан гражданины һәм аңа бары түләүле медицина ярдәме генә күрсәтелә ала. Шуңа да карамастан, Кенарның тормышы куркыныч астында – аның тумыштан йөрәге авырта һәм тиз арада операция ясау таләп ителә. Бала тамагына начар ашый, ябыккан, ул тиз арый һәм тыны кысыла. Кан тамырларында ярыклар булу сәбәпле, Кенарның үпкәләре кан белән тула. Операция ясау аңа гадәти көч-куәткә ия малай булырга ярдәм итәчәк. Ярдәм итү өчен 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс юлларга (50 сум) яки 639002629014626229 Сбербанк картасына (Әлмәтов И.М. картасы) акча күчерергә мөмкин. Кенарның әти-әнисе көн саен Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап дога кылалар. Баланың язмышына битараф калмасак иде!
Кенар Абилгасановка дәвалану өчен 100 000 сумга якын акча җыелды. 300 000 сум таләп ителә
13 июль 2018 ел 08:39

Соңгы яңалыклар

Рамазан алдыннан Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 250 гә якын кеше килде
25 гыйнвар 2025 ел 11:45

Татарстан мәчетләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашулар дәвам итә
24 гыйнвар 2025 ел 14:48

Рамазан алдыннан Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге"н чыгарды
24 гыйнвар 2025 ел 11:14

Мөфти Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Россиянең 13 төбәгеннән прокурорлар белән очрашты
23 гыйнвар 2025 ел 16:40
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы