Әлмира Әдиатуллина ТР МДН медале белән бүләкләнде
09 июль 2018 ел 11:03
Кичә танылган җәмәгать эшлеклесе, "Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән Әлмира ханым ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең 25-еллыгы уңаеннан "Халкыбызга хезмәте өчен" медаль белән бүләкләнде. Истәлекле бүләкне күренекле мөслимәгә бүген ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тапшырды. Ул Әлмира ханымга саулык-сәламәтлек теләп, аның өммәт файдасына куйган күпсанлы тырышлыклары һәм бәяләп бетергесез хезмәте өчен Камил хәзрәт исеменнән олы рәхмәт белдерде.
Соңгы яңалыклар
13 март 2025 ел 08:25
12 март 2025 ел 21:28
11 март 2025 ел 21:52
11 март 2025 ел 17:51