Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә Анталия мөфтие Осман Артан белән очрашты. Татарстан һәм Төркия мөселманнары башлыклары мөселман мәгарифе системасының үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аеруча Камил хәзрәтне Анталиянең мәчет каршындагы балалар өчен курсларның эшчәнлеге һәм тәҗрибәсе кызыксындырды. Осман бәй билгеләп үткәнчә, әлеге курслар өчен укытучыларны өч ай дәвамында махсус әзерлиләр. Камил хәзрәт үз чиратында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан җәйге чорда мәчетләрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен дини белем һәм тәрбия бирү кысаларында ел саен оештырыла торган традицион чаралар турында сөйләде. Җәйге яллардагы чаралар ислам нигезләренә өйрәтү һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган дәресләрне үз эченә ала, саф һавада актив уеннар, викториналар үткәрү һәм конкурслар оештыру, табигатькә сәфәр кылу һәм мәдәни-агарту программасына юнәтелгән. Әйтик, «Тынычлык» мәчетендә 6-15 яшьлек мөселман егетләре өчен шундый чаралар 2 июльдән башланып китте. 9 июльдән исә чара яшь мөслимәләр өчен дәвам итәчәк. Көн дәвамында балалар һәм яшүсмер мөселманнар белән тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр шөгыльләнә. Гомумән, Татарстанда балалар өчен җәйге ял чаралары 100дән артык мәчеттә алып барыла: шул исәптән Казан, Әгерҗе, Бөгелмә, Югары Ослан, Ютазы, Зәй, Яшел Үзән, Буа, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Яр Чаллы, Норлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чистай, Әлки, Актаныш һәм республиканың башка мөхтәсибәтләрендә оештырылды.
Татарстан мөселманнары башлыгы Төркиянең мәчет каршындагы балалар өчен курслар эшчәнлеге белән танышты
05 июль 2018 ел 15:04
Соңгы яңалыклар

Рамазан алдыннан Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 250 гә якын кеше килде
25 гыйнвар 2025 ел 11:45

Татарстан мәчетләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашулар дәвам итә
24 гыйнвар 2025 ел 14:48

Рамазан алдыннан Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге"н чыгарды
24 гыйнвар 2025 ел 11:14

Мөфти Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Россиянең 13 төбәгеннән прокурорлар белән очрашты
23 гыйнвар 2025 ел 16:40
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы