Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте "ТНВ" телеканалы белән берлектә Рамазан аена багышланган махсус бәйге игълан итте. Изге Рамазан Шәриф ае турындагы белемнәрен күрсәтәсе килгән һәркем “Манзара” тапшыруында һәр җомга көнне сорауларга җавап биреп, кыйммәтле бүләкләр ота ала. Җаваплар түбәндәге адреска юлланырга тиеш: ramadanae.karim@yandex.ru. Җиңүчеләр атна саен билгеләнәчәк. Бәйге Рамазан аеның соңгы җомгасына кадәр дәвам итәр дип көтелә.
Рамазан бәйгесендә катнашыгыз!
24 май 2018 ел 11:31

Соңгы яңалыклар

2024 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә 7 яңа ислам финанс продукты эшләнде. Барлыгы алар - 17
31 гыйнвар 2025 ел 15:54

"Мәрҗани" мәчетендә махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүче волонтерлар белән очрашу узды
31 гыйнвар 2025 ел 11:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы