Бүген Татарстан мөфтиятенә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Халыкара Аккредитация үзәге (EIAC) Генераль Директоры Әминә Әхмәд Мөхәммәд, Халыкара хәләл аккредитациясе форумы генераль сәркатибе (IHAF) Мөхәммәд Салих Бадри һәм IHAF киңәшчесе Фарах Әль Заруни килделәр. Кунакларны каршылап, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин аларга Татарстан Диния Нәзарәтенең Россия хәләл базарын үстерүдәге роле белән таныштырды, хәләл продукцияне стандартлаштыру өчен барлыкка китерелгән Техник комитет эшчәнлеге турында сөйләде, Татарстан җитештерүчеләренә продукцияне якын һәм ерак чит илләргә чыгарып сату мөмкинлекләрен тудыру хакында әйтте. Аңа җавап итеп, KazanSummit делегатлары эшлекле элемтәләрне ныгытырга кирәк дип ассызыклады.
Мөфти халыкара хәләл стандартлаштыру үзәкләре җитәкчеләре белән очрашты
11 май 2018 ел 14:03
Соңгы яңалыклар
Рамазан аена намаз белән: Нәзарәт 11нче тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” курсларын оештыра
27 гыйнвар 2023 ел 09:09
Бер тәүлек эчендә Нәзарәтнең рус телендәге онлайн-мәдрәсесенә 2000 “шәкерт” укырга керде
26 гыйнвар 2023 ел 11:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






