Казанда бер түгәрәк өстәлгә гарәп дөньясының һәм Россиянең иң зур массакүләм мәгълүмат чаралары җыелды. Моның сәбәбе булып «Эфирда дин: конфессиональ массакүләм мәгълүмат чаралары хәзерге медиакиңлек сегменты буларак» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе торды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit –2018» Х Халыкара икътисади саммит кысаларында оештырды. Конференция кунаклары буларак Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сүрия, Гыйрак, шулай ук Россиянең федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары: Дагстан, Чечня, Кырым, Якутия һәм башка төбәк журналистлары катнашты. ТК «Аль-Маядин», «Аль-Ишрак», «Аль-Ахрам», «Дубай ТВ», ТРТ «Диянет», ТК «RT», МИА «Россия сегодня», «Российская газета», «Кавказский узел» һәм башка телекомпания, газета, порталларның җитәкчеләре һәм танылган авторлары дини массакүләм мәгълүмат чараларының мәсьәләләрен карадылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Түгәрәк өстәлдә сүз экстремизмга каршы мәгълүмати яктан каршылык күрсәтү өчен технологик мәйданчык булдыру турында барды.
«Эфирда дин»: гарәп дөньясы һәм Россиянең эре медиа чаралары Казанда ни турында бәхәсләште?
10 май 2018 ел 22:26

Соңгы яңалыклар

Нальчикта узган конференциядә “Хозур” нәшрият йортының тәҗрибәсе тәкъдим ителде
12 ноябрь 2024 ел 14:17

Мөфти Камил хәзрәт: “Хәзерге Россия Ислам мәдәниятенең кыйммәте – аның үзенчәлекле булуында”
12 ноябрь 2024 ел 13:23

Казанда BRICS илләре катнашында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара олимпиада узачак
12 ноябрь 2024 ел 12:05
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы