Төмән өлкәсе мөселманнары шушы көннәрдә татар дин галимнәренең рухи мирасы белән таныша. Шушы максатлардан Татарстан Диния Нәзарәте вәкилләре өлкә мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков чакыруы буенча Төмән имамнарына татар дини хезмәтләре турында лекцияләр укый. Төмән өлкәсенең мөселман дини оешмаларында хезмәт куючы мәчет имамнары өчен уку курсларын оештыруда лекторлар белән ярдәм күрсәткәннәре өчен Зиннәт хәзрәт Садыйков Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Төмән мөселманнары татар дини мирасы белән таныша
23 апрель 2018 ел 17:34

Соңгы яңалыклар

Танылган дизайнер Артемий Лебедев Нәзарәттә булып татар-мөселман мәдәнияте белән танышты
24 июнь 2022 ел 17:56

ТР Президенты киңәшчесе Ф.С.Сибагатуллин вафаты сәбәпле Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша
24 июнь 2022 ел 09:17

«1100 еллык форумы»нда көнүзәк социаль проектлар белән 100-гә якын мөселман катнаша
24 июнь 2022 ел 09:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы