Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты бүген Балык бистәсе районында тикшерү белән булды. Биредә бары бер генә оешма – ит җитештерүче “Русский мрамор” компаниясе генә “Хәләл” стандартлары комитетыннан сертификат алган. Ә тикшерү барышында Балык бистәсе районында “Хәләл” комитеты тарафыннан бирелә торган тамгага охшатып, аны үзләре ясап, әлеге ярлыкны үз товарларына, элмә такталарга, витриналарга элеп куючы намуссыз эшмәкәрләр барлыгы ачыкланды. Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандартлары буенча комитет белгече Илгиз Баһаветдинов бүген ялган хәләл билгесе белән сату итүче бер азык-төлек һәм ит кибетендә һәм кафеда булды. Аларга комитетныкына охшатып эшләнгән ялган тамганы кулланмаска һәм, мөселман кануннарына туры китереп эш алып барасы килгән очракта, Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитетында сертификация узарга тәкъдим ителде. Мисал өчен, хәләл исемен кулланып эшләгән оешмаларның берсендә шәригатебез тарафыннан тыелган эмульгатор – кармин (Е120) кулланып эшләнгән азык-төлек табылды. “Хәләл” комитеты белгече искәрткәнчә, бары Диния нәзарәтендә сертификация узып кына хәләл кулланучыларның ышанычына ирешергә мөмкин. Комитет тарафыннан сертификат алган җитештерүчеләр даими күзәтчелек астында була һәм хәрәм катнашмалар ясап эшләнгән товарлар сатуга кертелми.
“Хәләл” комитеты рейдларга чыкты
05 апрель 2018 ел 15:53

Соңгы яңалыклар

Нәзарәткә 30 ел: «Хозур» нәшрияты 700 мең данәдән күбрәк тираж белән 300дән артык исемдәге китап бастырды
19 сентябрь 2022 ел 11:02

Нәзарәттә «Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте» китабы буенча бәйгенең сайлап алу туры узды
17 сентябрь 2022 ел 11:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы