Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты бүген Балык бистәсе районында тикшерү белән булды. Биредә бары бер генә оешма – ит җитештерүче “Русский мрамор” компаниясе генә “Хәләл” стандартлары комитетыннан сертификат алган. Ә тикшерү барышында Балык бистәсе районында “Хәләл” комитеты тарафыннан бирелә торган тамгага охшатып, аны үзләре ясап, әлеге ярлыкны үз товарларына, элмә такталарга, витриналарга элеп куючы намуссыз эшмәкәрләр барлыгы ачыкланды. Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандартлары буенча комитет белгече Илгиз Баһаветдинов бүген ялган хәләл билгесе белән сату итүче бер азык-төлек һәм ит кибетендә һәм кафеда булды. Аларга комитетныкына охшатып эшләнгән ялган тамганы кулланмаска һәм, мөселман кануннарына туры китереп эш алып барасы килгән очракта, Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитетында сертификация узарга тәкъдим ителде. Мисал өчен, хәләл исемен кулланып эшләгән оешмаларның берсендә шәригатебез тарафыннан тыелган эмульгатор – кармин (Е120) кулланып эшләнгән азык-төлек табылды. “Хәләл” комитеты белгече искәрткәнчә, бары Диния нәзарәтендә сертификация узып кына хәләл кулланучыларның ышанычына ирешергә мөмкин. Комитет тарафыннан сертификат алган җитештерүчеләр даими күзәтчелек астында була һәм хәрәм катнашмалар ясап эшләнгән товарлар сатуга кертелми.
“Хәләл” комитеты рейдларга чыкты
05 апрель 2018 ел 15:53

Соңгы яңалыклар

Мөфтияттә Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусы бирелгән елга нәтиҗәләр ясалды
29 декабрь 2022 ел 13:31

2022 елда Нәзарәтнең медиапроектлары 44 миллионга якын тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте
29 декабрь 2022 ел 09:39

“Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Дүрт хәлифә хакында риваятьләр” китабын нәшер итте
28 декабрь 2022 ел 14:24
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы