Мөселман бәхәс клубы үз эшен дәвам итә. Бүген Казан шәһәренең Галиев мәчетендә чираттагы очрашу үткәрелә. Әңгәмә темасы – “Эчке һәм тышкы әхлак”. Сөйләшүдә катнашучы яшьләр “Нәрсә ул әхлак? Бу төшенчәне безгә кадәр яшәгәннәр ничек аңлаганнар?”, “Эчке һәм тышкы әхлак, кайсысына өстенлек бирергә һәм алар арасында тигезлекне саклап буламы?” кебек сорауларга җавап эзләячәк. Моннан тыш, остаз Зәкәрия хәзрәт Тимгановтан үзеңдә әхлакый сыйфатлар тәрбияләү һәм аларны үстерү буенча да бик күп мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Дискуссион клуб утырышы 18.00 сәгатьтә башлана. Адрес: Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 40.
Яшьләр әхлак турында сөйләшүгә җыела
15 март 2018 ел 10:44

Соңгы яңалыклар

Мөфти Казандагы күргәзмәне үзенең шәхси коллекциясеннән Коръән басмалары белән баетты
16 май 2023 ел 17:05

Мөселман эшкуарлары Йолдыз авылында янгыннан зыян күрүчеләргә 350 мең сумнан артык акча җыеп тапшырды
16 май 2023 ел 15:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы