Чаллы “Хәләл-Үзәге”ндә “Мәрхәмәтле ярдәм” дип исемләнгән мөселманнарны таныштыру хезмәте эшли башлады. Аның турында marhamatleyardam.com сайтыннан белешергә һәм хезмәт белән бәйләнешкә керергә була. Таныштыру хезмәте мөселман эшмәкәре Мансур Шәрибҗан улы Мәхмүтов башлангычы һәм ярдәме белән оешты. Таныштыру хезмәте теләүчеләрне эш көннәрендә иртәнге 10 сәгатьтән кичке 20 сәгатькә кадәр кабул итә. Бирегә мөрәҗәгать итүчеләр анкета тутырып калдыралар. Аның нигезендә парлар сайлап алына. Мансур әфәнденең әйтүенчә, мөселман әдәпләренә нигезләнгән мондый таныштырулар яңа гаиләләр төзелүгә ярдәм итәчәк. Биредә яшь парлар белән никах дәресләре уздыру, булачак гаилә әгъзаларына ир, хатын, балалар, ата-аналар хакларын аңлату да каралган.
Чаллыда мөселман яшьләрен таныштыру хезмәте эшли башлады
12 февраль 2018 ел 09:01
Соңгы яңалыклар

Мөфти Камил хәзрәт Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булды
06 май 2025 ел 16:19

“Мөхәммәдия” шәкертләре Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Мөлеков белән очрашты
06 май 2025 ел 13:35

Мөфти Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты
05 май 2025 ел 17:18
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы