Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграммдагы рәсми битендә Kamil Samigullin (@kamilhazrat) Россия мөселманнарына мөрәҗәгать итте. Моңа сәбәп булып Россия Федерациясеннән Мьянма Хөкүмәте берничә хәрби очкыч сатып алуны Мьянма хөкүмәте һәм рохинья халкы вәкилләре арасында махсус рәвештә низаг чыгару максатыннан эшләнде дигән Россия адресына АКШның гаеп ташлаулары этәргеч булды. Үзенең мөрәҗәгатендә хәзрәт түбәндәгеләрне билгеләп уза: “Хәзерге дөньяда мөселманнарны теге яки бу халыкара сәяси коткыларга җәлеп итү гадәти эшкә әйләнде. Дини хисләр белән уйнап, хәсрәт-дипломатлар безнең кардәшләребезне хокукларга каршы килә торган гамәлләргә махсус этәрәләр, милләтара татулыкны, халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне бозалар, хәтта тулы бер өммәтне үз дәүләтенә каршы котырталар. Хәзерге вакытта да нәкъ шушы хәл күзәтелә, дип уйлыйм. Билгеле булганча, Мьянма хөкүмәте Россия Федерациясеннән берничә хәрби очкыч сатып ала. Бу АКШ тарафыннан Россияне махсус рәвештә Мьянма хөкүмәте һәм рохинья халкы вәкилләре арасында низаг чыгаруда гаепләү өчен сәбәп булды. Алай гына да түгел, Россия мөселманнарын провокацияләп, илебездә конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын югалтуга нигез барлыкка килде. Моны бар дөнья җәмәгатьчелеге таный: АКШ мөселманнар турында кайгырта торган дәүләт түгел”.
Шуңа бәйле рәвештә, мөфти дин кардәшләргә “сәяси спекуляцияләргә бирешмәскә һәм төзәтеп булмаслык хаталар эшләмәскә" чакыра. "Аллаһы Тәгаләдән Россия мөселманнарын ялгышып катнашудан яки әлеге болганчык һәм әхлаксыз уеннарда белмичә катнашудан саклавын сорап дога кылам. Барлыкка китерүче Зат безне бары туры юлга гына алып барса һәм әлеге вәзгыятьтә безне хикмәте белән бүләкләсә иде. Чөнки Коръәндә әйтелгән: “Киңлек иясе булган Аллаһы хикмәтне үзе теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһыдан берәүгә хикмәт бирелсә – ул кешегә бик күп яхшылыклар бирелде. “Хикмәт” дигән сүзгә ислам диненең бөтен хөкемнәре керә. Коръән-Кәрим белән һәрбер кеше вәгазьләнмәс, мәгәр саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр” (2:269). Аллаһыдан хикмәт сорыйбыз, мөхтәрәм кардәшләр!” – дип ассызыклады Камил хәзрәт.
Мөрәҗәгатьнең тулы тексты белән Татарстан мөфтиенең Инстаграмдагы @kamilhazrat битендә танышырга мөмкин.