Согуд Гарәбстаны Корольлегенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәсми делегациясе килү дәвам итә. Мөфтият җитәкчелеге әлеге илгә Король Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның чакыруы буенча сәфәр кыла. Бүген кунаклар Мәдинәдә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мәчете имамы белән очрашачак. Ул ислам динендә икенче изге мәчет булып санала, биредә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кабере урнашкан. Кичә мөфти Камил хәзрәт гарәп массакүләм мәгълүмат чараларына әңгәмә бирде.
Согуд Гарәбстанында мөфтият делегациясе сәфәре дәвам итә
02 февраль 2018 ел 10:05

Соңгы яңалыклар

Көньяк Африка Республикасы Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты сертификатын таныды!
13 март 2025 ел 15:58

“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Казанда 14нче мартта 30нчы хәйрия маршруты йөриячәк
13 март 2025 ел 08:25
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы