Шушы көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми делегациясе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә - Согуд Гарәбстаны Корольлегендә сәфәрдә. Монда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасарлары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Илфар хәзрәт Хәсәнов, Мөселман яшьләре берлеге президенты Алан хәзрәт Панарин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең башка вәкилләре, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Белоруcсиядән кунаклар Король Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд чакыруы буенча Гомрә кылалар. Татарстан делегациясенең Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм Әл-Хәрәм мәчете имамнары белән очрашулары билгеләнгән, аерым игътибарга лаеклы һәм билгеле урыннарда – Шүхәдә Үһүд кабере, Куба мәчете, Коръән-Кәримне бастыру буенча Король Фәхед исемендәге комплекс, ике изге урын архитектура музее күргәзмәсе, Король Габдел-Газиз исемендәге Кәгъбәтуллаһ япмасын әзерләү комплексы, “Әл-Кур” паркында булу планлаштырыла.
Татарстан мөфтиятенең рәсми делегациясе – Король чакыруы буенча Согуд Гарәбстанында
01 февраль 2018 ел 14:17
Соңгы яңалыклар

2024нче елда Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты 300 меңнән артык гомуми тираж белән 100гә якын исемдәге китап бастырды
21 гыйнвар 2025 ел 08:59

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында “Мәккә-Мәдинә. Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен белешмә” дөнья күрде
20 гыйнвар 2025 ел 12:22
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы