Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының “Интертат.ру” татар электрон газетасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чираттагы мәкаләсе дөнья күрде. Ул “Дөнья нәрсәгә таяна?” дип исемләнгән.
Исегезгә төшерәбез: 2014 елның апрелендә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте зур тираж белән шәйх Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабын бастырып чыгарган иде. “Әмма татар дин гыйлеме мирасының нигез ташын тәшкил иткән бу күркәм хезмәткә дә гаделсез һәм мыскыллы рәвештә таш атучылар табылды. Авторны – Таҗетдин Ялчыголны! – грамотасыз дип атадылар. Шушы бөек казанышларга да карамастан, кайбер эшлеклеләр – безнең замандашлар аны дөрес булмаган риваятьләр һәм хәдисләр җиткерә дип гаепләү ташладылар, аның дөнья төзелешенә карата күзаллаулары алгарышка һәм фәнгә каршы килә һәм шуңа аны “әкиятче” дип атадылар”, – дип борчылуларын җиткерә мөфти хәзрәт.
Автор фикеренчә, хезмәтне тәнкыйть утына тиешле белем дәрәҗәсе булмаган укучылар сала. Сүзләрен дәлилләп һәм күренекле галимне яклап Камил хәзрәт мисалга ислам галимнәренең фикерләрен китерә, күптөрле кызыклы фактларны җиткерә. Мәкалә белән танышу өчен http://intertat.tatar/bloglar/kamil-kh-zr-t-s-migullin-d-nya-n-rs-g-tayana/ сылтамасы буенча керергә кирәк. Рәхим итеп танышыгыз!
Мөфти матбугатта Таҗетдин Ялчыголны яклап чыкты
01 февраль 2018 ел 10:14

Соңгы яңалыклар

Татарстанда рекордлы күләмдә гошер сәдакасы җыелды – мохтаҗларга 1377,34 т азык-төлек таратылды
31 октябрь 2022 ел 10:06

Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән Татарстан солдатларына ярдәм җибәрү өчен 6 млн сумнан артык акча җыелды!
31 октябрь 2022 ел 10:00

Нәзарәт ислам финанслары буенча белгеч Алхазур Тазбаев белән очрашуга чакыра
28 октябрь 2022 ел 10:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы