"ДУМ РТ Хаҗ" җитәкчесе Согуд Гарәбстанының хаҗ министры белән очрашты

29 гыйнвар 2018 ел 14:42
"ДУМ РТ Хаҗ" җитәкчесе Согуд Гарәбстанының хаҗ министры белән очрашты

Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов хәзер эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанында, ул 2018 елда хаҗ оештыру мәсьәләләре буенча эшче төркем киңәшмәләрендә һәм әлеге илдә хөкүмәт дәрәҗәсендә уза торган утырышларда катнаша. Мисал өчен, Россиянең хаҗ-миссиясе рәсми сөйләшүләрендә Согуд Гарәбстаны министры Мөхәммәд Салих бин Таһир Бинтан белән Мәккәдә хаҗ вакытында хаҗиларга хезмәт күрсәтү һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегенең хаҗ министрлыгының электрон системасы аша гадиләштерелгән схема буенча виза алу мөмкинлеге каралды. “ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесенең сәфәре барышында шулай ук кунакханә һәм хезмәт күрсәтүче компанияләрнең җитәкчеләре белән очрашулар каралган. Моннан тыш, хаҗиларны тукландыруны оештыру буенча җирле ашханәләр белән сөйләшүләр алып бару планлаштырыла.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы