Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен оештыру һәм үткәрүгә багышланган матбугат очрашуы узды. Журналистларны Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Инсаф Галиев сәламләде. Ул алда торган Х KazanSummit үзенең эчтәлеген һәм географиясен киңәйтүе турында хәбәр итте. Узган елны форумда 2,5 мең делегат катнашкан булса, быел 3,5 катнашучының килүе көтелә. Яңалыклардан – саммитның темасы – ул "Халяль lifestyle" дип аталачак. Барлык тематик секцияләр әлеге тема белән бәйле булачак һәм төп сораулар белән беррәттән форумга бизнеста хатын-кыз, хәйриячелек мәсьәләләре, блокчейн үсеше проблемаларына багышланган секцияләр өстәләчәк.
Очрашуда алга таба Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Марат Низамов чыгыш ясады. Ул билгеләгәнчә, бүгенге көндә бөтендөньяда хәләл-индустриянең күләме АКШ доллары белән ике триллион доллар белән бәяләнә. Аның күпчек өлешен сәүдә һәм финанс секторы тәшкил итә. Күргәзмәгә бәйле рәвештә ул быел RUSSIA HALAL EXPOда сәүдә, финанс, мәгариф, медицина, туризм секторлары, шулай ук кием-салым һәм бизәнү әйберләре секцияләре эшләячәге турында әйтте.
Моннан тыш, әгәр узган елны, беренче күргәзмәдә 56 экспонент катнашкан булса, быел аларның санын йөзгә кадәр җиткерү күздә тотыла.
Инсаф Мөшәррәф улы өстәп әйткәнчә, бүгенге көндә күргәзмә өч максатчан төркем өчен оештырыла: товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр шәхсән үзләре, Россиянең хәләл базары кызыклы булган чит ил инвесторлары, шулай ук гап-гади кулланучылар. Ул экспонентлар өчен, башка билгеле экспозицияләрдән аермалы буларак, күргәзмәдә катнашу өчен теркәлү взносы таләп ителмәве турында әйтте. Күргәзмәдә мәйданның бер квадрат метры өчен 8,5 мең сум гына түләргә кирәк. Мәйданчыклар тулысынча җиһазландырылган.
- RUSSIA HALAL EXPO – федераль масштабтагы беренче күргәзмә, – дип билгеләде Марат Ренат улы һәм экспонентлар арасында Россиянең ерак төбәкләреннән, мисал өчен, Ямал-Ненец автономияле округы кебек җирләрдән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән дә катнашучылар буласын санап узды. Моннан тыш, аның сүзләренчә, Россиянең хәләл сәүдә продукциясенә, аеруча иткә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Кытай кебек илләр дә үз кызыксынуларын белдерәләр. Россиялеләр үз чиратында актив рәвештә мөселман илләреннән кайткан текстиль һәм косметик продукцияне, хөрмә һәм төрле үлән һәм майларны сатып алалар.
Күргәзмә 2018 елның 10-12 маенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018» Х Халыкара икътисади саммит кысаларында узачак.