ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуга килгән кунакларны каршылый. Мөселман дин әһелләре Карачай-Черкесс республикасы мөфтие Исмәгыйль Бердиев, Россия мөселманнары диния мәҗлесе мөфтие, Мәскәү Диния Нәзарәте һәм Чувашстан республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Кырым мөфтие Әмиргали хаҗи Аблаев, шулай ук РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең Дини оешмалар белән багланышлар департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин Казанның Галиев мәчетендә өйлә намазын укыдылар. Хәзерге минутларда кунаклар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән эшлекле төшке ашта аралаша.
РФ Президенты белән очрашуга килгән кунаклар Нәзарәттә җыела
24 гыйнвар 2018 ел 12:36

Соңгы яңалыклар

2022 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 249 иске китапка баеды
23 декабрь 2022 ел 10:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы