25 гыйнвар 18.00 сәгатьтә Казанның Галиев мәчетендә мөселман дискуссион клубының чираттагы җыелышы узачак. Очрашу темасы “Челтәр маркетингы һәм ислам” дип билгеләнгән. Аллаһы илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, сәүдә итү – Сөннәт гамәл. Сату-алу эше кызыклы һәм мавыктыргыч. Әмма кайвакыт сатучылар, табыш артыннан куып, рөхсәт ителгән сәүдә алып бару юллары турында оныталар. Мисал өчен, күп кенә мөселманнар өчен челтәр маркетингы белән шөгыльләнүнең рөхсәт ителү-ителмәү мәсьәләсе ачык булып кала. Нәрсә ул челтәр маркетинг һәм аның эш принциплары нидән гыйбарәт? Бу система буенча эшләргә мөмкинме? Безгә кадәр яшәгәннәр ничек сәүдә алып барганнар һәм дөрес сату итүнең төп нигезләре нидән гыйбарәт? Бу һәм башка мәсьәләләр хакында дискуссион клубта катнашучылар Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм челтәр маркетингының әйдәп баручы вәкилләре белән сөйләшәчәк. Барыгызны да ястү намазыннан соң Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 40 нчы йорт адресы буенча көтеп калабыз.
Челтәр маркетингы: рөхсәт ителәме, юкмы?
23 гыйнвар 2018 ел 14:30

Соңгы яңалыклар

«Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды инвалид балаларның ата-аналарын укыту программасын башлап җибәрә
06 август 2025 ел 15:47

Диния Нәзарәтенең 14 мөгаллиме Катарда гарәп теле курслары үтте һәм сертификатлар алды
06 август 2025 ел 09:52
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы