Кичә Чистай шәһәренең "Әнәс" мәчетендә җиденче тапкыр үткәрелүче зур теннис буенча ярышлар булды. Әлеге спорт чарасында "Әнәс" мәчетенең имам-хатыйбы Әбү Бәкр хәзрәт Азизов та үзенең көчен сынап карады.
Ярышта барлыгы 10 кеше катнашты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
1нче урынны Рөстәм Сәгыйтов яулады, 2нче урын Вәгыйз Зәмулдиновта, ә 3нче урынга имам-мөхтәсиб Әбү Бәкр хәзрәт лаек булды. "Имамнарыбызның шундый актив тормыш рәвеше алып баруы куандыра. Бу яшьләребез өчен дә, мәхәллә халкы өчен дә яхшы үрнәк", - дип белдерде район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов.