Бүген, Бөтен дөньяда машинасыз көн буларак билгеләп үтелгәндә, Әлмәт мөхтәсибәте «Мәчеткә велосипед белән» акциясе игълан итте. Җомга намазына велосипедта килүчеләр социаль челтәрләргә #вмечетьнавелосипеде хештегы белән фотолар урнаштыралар.
Әлеге эштә барлык мәчетләрне дә катнашырга чакыралар.
Сүз уңаеннан, мәчеткә йөрүчеләргә уңайлы булсын өчен, Татарстан мәчетләренең күбесе велопарковкалар белән тәэмин ителгән.