"Интертат.ру" электрон газетасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Зәкят байлыкны арттыра һәм күңелне чистарта" дигән чираттагы материалы дөнья күрде. Бу юлы Камил хәзрәт ислам диненең биш терәге булган багананың берсе зәкят турында яза. Зәкят түләү кемгә шарт? Зәкят кемгә түләнә? Кемгә зәкят түләнми? Зәкят түләгәндә нисаб күләме күпме? Әлеге һәм башка сорауларны мөфти хәзрәтләре тәфсилләп аңлатып китә.
Язма белән тулырак танышырга - http://intertat.ru/din/kamil-kh-zr-t-s-migullin-z-kyat-baylykny-arttyra-m-k-elne-chistarta/