Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларны Республика көне белән котлады.
“Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! - дип мөрәҗәгать итә ул ватандашларга үзенең Инстаграммдагы рәсми битеннән. - Елдан-ел республикабыз икътисади, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәдә яңа үрләр яулый бара. Безнең төбәк халыкара спорт чаралары, фәнни конференцияләр аша дөнья күләмендә таныла. Әлбәттә, бу Татарстан җитәкчелегенең тырыш һәм үрнәк эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Бездә яшәүче төрле милләт вәкилләре рухи яктан ныгырга, үзләренең дини традицияләрен сакларга омтылалар. Алга таба да Татарстан Россия алгарышына, аның берлеген саклауга һәм рухи яктан үсешенә зур өлеш кертер дип ышанам.
Раббыбыз Татарстанда яшәүче һәр гаиләгә бәхет, бәрәкәт бирсен, туган җиребезгә тотрыклылык һәм зур уңышларга ирешергә насыйп итсен. Тыныч һәм бәрәкәтле тормышта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен динебезгә, милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә насыйп итсен”.
Камил Сәмигуллин татарстанлыларны бәйрәм белән котлады
30 август 2017 ел 12:31
Соңгы яңалыклар

2023 елда Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты 255 меңнән артык гомуми тираж белән 100гә якын исемдәге китап бастырды
28 декабрь 2023 ел 13:00

2023нче елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 248 борынгы китапка баеды
28 декабрь 2023 ел 08:46

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә татар азаны бәйгесе узды
28 декабрь 2023 ел 08:28

Мөфтияттә II Халыкара Коръән укучылар бәйгесен планлаштыру хакында киңәшмә узды
27 декабрь 2023 ел 15:34
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы