1 августан алып 6 сына кадәр Буаның Лащи станциясендә урнашкан “Мәгъзүм” мәчетендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә беренче тапкыр балалар өчен җәйге дини курслар оештырылды. Курсларның төп максаты - гарәп хәрефен таныту, ислам дине белән таныштыру, балаларны спорт белән кызыксындыру иде. Балалар дини дәресләр алды, спорт белән шөгыльләнде. Ябу тантанасында Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов шәкертләрдән имтихан алды: сораулар бирде балаларның белемнәрен тикшерде.
Лащи ст. мәчетендә җәйге дини курслар тәмамланды.
07 август 2017 ел 13:08
Соңгы яңалыклар

Камил хәзрәт һәм Марат Гатин Диния нәзарәте һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме хезмәттәшлеге турында фикер алышты
20 август 2025 ел 14:23
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы