Саба районында мөселманча сабантуе узды. Гадәти бәйрәмнән аермалы буларак, бу чара ислам кануннары кысаларында үткәрелде: хәмер эчемлекләр һәм хәләл булмаган ашамлыклар тыелды. Программага традицион милли уеннар, спорт ярышлары, викториналар кертелде, балалар өчен махсус аерым чаралар үткәрелде. Кунаклар, алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та бар иде, бәйрәмдә катнашучыларга быелгы уңышның бай булуын теләделәр.
- Миңа калса, татар халкының бу асыл бәйрәме нәкъ шулай узарга тиеш: миллилекне саклап, саф туган телдә, иң матур гореф-гадәтләрне чагылдырып, хәмерсез һәм хәрәмсез. Татарча сабантуй шундый була! - дип белдерде мөфти хәзрәт.
Сабада мөселманча сабантуй узды. Фоторепортаж
06 август 2017 ел 17:59

Соңгы яңалыклар

Нәзарәт биналарны бизәү буенча “Нурлы Рамазан” республика бәйгесе хакында искә төшерә
07 март 2023 ел 09:31

Мөфти «Россия – ислам дөньясы» төркеменең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре илчеләре белән очрашуында катнашты
06 март 2023 ел 18:35
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы