Түбән Кама мөселманнары зур шәһәркүләм спорт бәйрәмендә катнашты. «Нижнекамскнефтехим полумарафон | TATAR.RUN» дип исемләнгән әлеге чара республиканың атаклы предприятиесе юбилеена багышланган иде. Хатын-кызлар һәм ир-егетләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, спортчылар һәм спорт белән мавыгучылар - Түбән Кама мөселманнары узышларның барлык дистанцияләрендә дә катнашты. Җан атучыларның аерым игътибарын Рөстәм Сәетов җәлеп итте. Күзе күрмәсә дә, шәһәрнең җәмгыять һәм спорт тормышында актив кайнаган бу мөселман махсус "Батырлар дистанциясендә" йөгерә. Рөстәм һәм команданың башка әгъзлары бер-берсенең инвалид креслоларына тотынып финишка җитә. Масса-күләм йөгерешләрдә 1967 метрлы символик дистанциядә шулай ук мөселманнар катнашты, алар арасында спорт мастеры Илдус Гыйниятуллин да бар иде. Мөселман хатын-кызлары 3 км һәм 10 км дистанцияләрендә йөгерә.
Түбән Кама мөселманнары шәһәр йөгерешләрендә катнашты
31 июль 2017 ел 14:45
Соңгы яңалыклар

Төзекләндерелгән тарихи Мәчкәрә мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды
06 июнь 2025 ел 04:34

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
06 июнь 2025 ел 02:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы